Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең рәсми сайтына рәхим итегез!
Мөхтәрәм тамашачыбыз! Сезгә сүзем бар!
Халык иҗаты... Бу төшенчә шул чаклы киң, тирән - монда халыкның узганы, хәзергесе, аның алга таба кыйбласы, яшәү рәвеше, дөнья күләмендә тоткан урыны, хисләре, уй-тойгылары - барысы да аның җырларында, бию үрнәкләрендә, музыка уен коралларында, өс-киемендә, гореф-гадәтләрендә, мәкаль-мәзәкләрендә, тәрәзә бизәкләрендә, читек-кәвешләрендә - бу минем халкымның чагылышы. Дөнья-күләм сүзе белән әйткәндә - ФОЛЬКЛОР - халык иҗаты.
Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле - менә шушы мирасны барлау, туплау һәм аны сәхнәләштереп, сәнгатьләштереп, татар халкының янәдән үзенә кайтару, милли тамашачыбызда үз халкына карата горурлык хисе, башка милләт вәкилләрендә - соклану, ярату хисләре уяту.
Нәкъ менә шушы юнәлештә без армый-талмый эшләп киләбез. Омтылышларыбыз тормышка аша бара, уңышларыбыз алга таба эшләргә яңадан-яңа дәрт өсти. Шушы изге, олы эш белән шөгыльләнүче егет-кызларга мин чиксез рәхмәтле, аларга уңышлар телим!
Гәрәбәдәй сибелгән-чәчелгән татар халкының иҗатын бер җепкә тезү, аның мирасын күз алмаслык сәнгати дәрәҗәгә җиткерү - үзе зур бәхет, бу - безнең максатыбыз...дәвам итәргә...
...Сездән уй-фикерләр, көтеп калабыз!
Олы ихтирам белән, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.